Филология фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелү белән котлыйбыз

Алар арасында – ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары Хисамов Олег Ришат улы, институт директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы һәм гомуми лингвистика белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мирхаев Рифат Фирдинат улы.
Олег Хисамовның «Көнбатыш Себернең төрки-татар географик лексикасы: ареаль аспект» темасына (фәнни белгечлек 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) диссертациясе 2022 елның 29 сентябрендә якланды. Алсу Шәрипованың диссертациясе темасы – «XX – XXI гасыр башы татар драматургиясе: инвариант һәм аның тарихи трансформациясе» (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты). Рифат Мирхаевның филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясе XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында татар телен функциональ үстерүнең социаль табигатенә багышланган (фәнни белгечлек 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле).
Хезмәттәшләребезне әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм аларга чын күңелдән сәламәтлек, алга таба да фәнни уңышлар һәм һөнәри казанышлар телибез!
