Фатих Кәрим иҗатына багышланган «Батырлар эзеннан» республика конкурсы

Фатих Кәрим иҗатына багышланган «Батырлар эзеннан» республика конкурсы 14.05.2023       Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, институтның гыйльми сәркатибе Лилия Гыйниятуллина, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова Фатих Кәрим иҗатына багышланган «Батырлар эзеннан» республика конкурсының бүләкләү тантанасында катнашты. 
    Әлеге традицион чара 2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 1 нче лицей-интернат базасында узды. Бәйгедә республика гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм педагоглары катнашты. 
     Чара кысаларында татар телен һәм әдәбиятны укытуның нәтиҗәле ысулларына багышланган семинар да уздырылды. Укытучылар алдында хәзерге шартларда туган телне укыту үзенчәлекләре турында доклад белән филология фәннәре докторы Лилия Гыйниятуллина чыгыш ясады. Филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова татар әдәбияты буенча заманча УМКлар турында сөйләде. Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов үз чыгышында мәктәптә әдәби әсәрне өйрәнүдәге ысуллар һәм алымнар, яңа технологияләр проблемасына тукталды.


Возврат к списку