«Татарлар һәм ислам дөньясы»

Филология фәннәре кандидаты, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов һәм педагогика фәннәре кандидаты, «Вести ФМ» радиостанциясенең сәяси күзәтүчесе Марат Сәфәров алып барган «Татары: пути и перепутья цивилизационного мира» дип аталган түгәрәк өстәлдә докладлар белән Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО), Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, Ислам белеме тикшеренүләре үзәге, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, КФУ галимнәре, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты вәкилләре чыгыш ясады.
Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров һәм шул ук үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов алып барган түгәрәк өстәл Идел-Урал төбәгенең гарәп графикалы эпиграфик һәйкәлләре буенча яңа тикшеренүләргә багышланган иде. Фикер алышуда Җ. Баласагын исем. Кыргыз милли университеты, ТР ФА А.Х. Халиков исем. Археология институты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге галимнәре катнашты. Археография проблемалары һәм перспективалары буенча фикер алышуда З.Исмәгыйлев исем. Уфа дәүләт сәнгать институты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты, Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге галимнәре катнашты.
Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин һәм төрки тел белеме галиме, тарихчы һәм педагог Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) тууына – 200 ел һәм аның остазы Шиһабетдин Мәрҗаниның (1818-1889) тууына 205 ел тулуга багышланган «Татарлар һәм ислам дөньясы» фәнни форумы 18-19 май көннәрендә Казанда уза торган «Россия – Ислам дөнъясы» стратегик караш төркеме утырышы кысаларында оештырылды.