Азәрбайҗан Республикасы Чит телләр университеты ректоры киңәшчесе Галей Алиевич Аллахвердиев белән очрашу

Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Фатих кызы Заһидуллина, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Мөгаллим улы Миңнуллин, директорның инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова һәм институтның гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы Лилия Миңнулла кызы Гыйниятуллина катнашты.
Очрашу барышында институт эшчәнлеге, фундаменталь хезмәтләр тәкъдим ителде, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Азәрбайҗан Республикасы Чит телләр университеты арасындагы хезмәттәшлек турында сүз барды.