Тукай эзләреннән: Балтач районы Сосна Пүчинкәсе авылы

Тукай эзләреннән: Балтач районы Сосна Пүчинкәсе авылы 16.05.2023       2023 елның 7-8 маенда Балтач районының Сосна Пүчинкәсе авылында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова тарафыннан Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Азат Хөснетдинов ярдәме белән «Тукай эзләреннән» проекты кысаларында оештырылган пленэр узды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнар – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге әгъзалары катнашты. 
     Алдагы көндә Габдулла Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев белән очрашу узды. Ул Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең язмышы турында сөйләде, музей хезмәткәре Лена Тябина рәссамнарны шагыйрьнең балачагына багышланган экспозиция белән таныштырды. 
     7 майда проектта катнашучылар Сосна Пүчинкәсе авылында Тукайның әнисе каберенә чәчәкләр салдылар (1864-1890), мәчеттә булдылар. 8 май, Җиңү көне алдыннан Р.Р. Солтанова, З.З. Рәмиев Югары Субаш авылында узган митингта катнашып, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Шул ук көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Шүрәле портреты» темасына мастер-класс оештырылды. 
      Пленэр вакытында рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән рәсем һәм графика әсәрләре 2023 елның сентябрендә Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк дип көтелә.

Возврат к списку