ТӘҺСИ галимнәре лекскография буенча конференциядә катнаштылар

ТӘҺСИ галимнәре лекскография буенча конференциядә катнаштылар 29.05.2023       25 майда Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтында (Чебоксар шәһәре) М.И. Скворцовның тууына 90 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре дә катнашты. 
      Филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова конференциянең пленар утырышында «Хәзерге лексикографик парадигма кысаларында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дигән докладын тәкъдим итте. 
      «Сүзлекләрне төзү проблемалары һәм куллану практикасы» секциясе эшендә лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров «Берничә йөкләтү кушымчасы белән кулланылган фигыльләрнең сүзлекләрдә теркәлеше», филология фәннәре кандидаты Илһамия Сабитова «Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге», филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина «Татар теленең терминологик сүзлекләре (1920-1950 еллар)» доклады белән чыгыш ясады.

Возврат к списку