Милли әдәбиятларны тәрҗемә итү мәсьәләсенә багышланган дискуссия

Милли әдәбиятларны тәрҗемә итү мәсьәләсенә багышланган дискуссия 24.05.2023        2023 елның 23 маенда А.М. Горький исем. Әдәбият институтында (Мәскәү) милли әдәбиятларны тәрҗемә итү мәсьәләсенә багышланган ачык дискуссия узды. Әлеге чарада Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – директор урынбасары, филология фәннәре докторы О.Р. Хисамов, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.И. Ибраһимов, текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Ф.Г. Фәйзуллина катнашты. 
      Дискуссия барышында милли әдәбиятларның хәзерге торышы, әсәрләрнең башка телләргә тәрҗемәсе, шулай ук ТӘҺСИ һәм Әдәбият институты арасында хезмәттәшлек перспективалары турында сүз барды.

Возврат к списку