«Вести FM» радиосында – Идел буе әдәбиятлары турында
24.05.2023
Чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.И. Ибраһимов һәм лабораториянең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы А.А. Арзамазов 23 майда «Вести FM» радиосының «Нацвопрос» программасында катнаштылар.
Институт хезмәткәрләре Мәскәү студиясендә әлеге проектны алып баручы Марат Сәфәров белән Идел буе әдәбиятларының үсеше, аларның милли үзтәңгәллеге, әдәбиятара багланышлар турында фикер алыштылар.