Мәскәүдә Гаяз Исхакыйның яңа басмалары тәкъдим ителде

Институт галимнәре – директор урынбасары, филология фәннәре докторы О.Р. Хисамов, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.И. Ибраһимов, текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Ф.Г. Фәйзуллина институт эшчәнлеге, татар әдәбияты классиклары иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча проектлар, Г.Исхакыйның яңа китаплары (язучының беренче тапкыр басылган көндәлекләре һәм публицистик әсәрләр җыентыгы) турында сөйләделәр.
Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә оештырылды.