«Татар халкының музыкаль-эпик иҗаты. Себер ареалы» китабын тәкъдим итү

«Татар халкының музыкаль-эпик иҗаты. Себер ареалы» китабын тәкъдим итү 01.06.2023      25 майда Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында танылган этномузыколог Илгиз Кадыйров һәм фольклорчы, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова тарафыннан басмага әзерләнгән «Татар халкының музыка-эпик иҗаты. Себер ареалы китабы» тәкъдим ителде. 
      ТӘҺСИнең фәнни хезмәткәрләре, тарихчылар, музыка белгечләре, фольклорчылар, музыкантлар катнашында узган әлеге чарада басмага югары бәя бирелде, аның хәзерге укучыга халыкның музыкаль-эпик фольклорын күзалларга мөмкинлек бирүе, авторлар башкарган тикшеренүләрнең актуальлеге билгеләп үтелде. Институт директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы О.Р. Хисамов үзенең чыгышында татар фольклорын өйрәнүнең мөһимлеге, аның халык бердәмлеген саклаудагы әһәмияте турында сөйләде. 
     Яңа басманы тәкъдим итү чарасы И.Г. Закированың күркәм юбилее белән туры килде. Дуслары һәм хезмәттәшләре Илсөяр Гамил кызын гомер бәйрәме белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек һәм яңа фәнни казанышлар теләде.


Возврат к списку