Һөнәри белем бирү оешмасында туган тел һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләренә багышланган республика семинары

Һөнәри белем бирү оешмасында туган тел һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләренә багышланган республика семинары 05.06.2023       Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм әдәбият» дисциплиналарын укытуның актуаль мәсьәләләре» республика семинарында катнашты һәм докладлар белән чыгыш ясады. 
      Әлеге традицион чара 2023 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында узды. Аның эшендә һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары катнашты. 
      Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллина урта гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында туган әдәбиятны укыту турында сөйләде. 
       Шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрованың чыгышы туган (татар) телне һөнәри белем бирү оешмаларында укыту проблемаларына багышланган иде.

  

Возврат к списку