ТӘҺСИнең комплекслы фәнни экспедицияләре: Мордва Республикасы

ТӘҺСИнең комплекслы фәнни экспедицияләре: Мордва Республикасы 20.06.2023       2023 елның 19 июнендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Мордва Республикасы территориясендә татарлар күпләп яши торган Ләмбрә һәм Ромоданово районнарына комплекслы фәнни экспедициясе старт алды.
      Экспедиция составына халык иҗаты (экспедиция җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов һәм филология фәннәре кандидаты Рузия Сафиуллина), лингвистика (филология фәннәре кандидаты Әлфия Булатова), этномузыкология (Гөлназ Гилемьянова), халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре (сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева)археография (филология фәннәре кандидаты Ләйлә Гарипова), эпиграфика (Венер Усманов) буенча белгечләр керә. 
     Июнь ахырына кадәр галимнәр Ләмбрә һәм Ромоданово районнары татарларының тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗатын, эпиграфик һәйкәлләрен, традицион музыка мәдәниятен, татар халык сәнгате үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.

Возврат к списку