Югары бүләк белән!
26.06.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 2023 елның 23 июнендә узган гомуми хисап-сайлау җыелышында тантаналы рәвештә тапшырылган әлеге югары бүләккә хезмәттәшебез Илһам Гомәров күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен лаек булды.
Илһам Госман улын әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә яңа фәнни ачышлар һәм һөнәри казанышлар телибез!
