ТӘҺСИ галимнәре халык иҗатына багышланган конференциядә катнашты

 ТӘҺСИ галимнәре халык иҗатына багышланган конференциядә катнашты 26.06.2023       2023 елның 23-24 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәдбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге һәм сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре «Фольклорный ландшафт сегодня: репрезентации культурных традиций, трансформации, перспективы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты (Саранск ш.). Чара мордва халык иҗаты әсәрләрен системалы рәвештә бастырып килүче махсус фәнни серия чыга башлауның 60 еллыгына (1963-2023) багышланган иде. 
      Бүгенге көндә Мордва Республикасында фәнни комплекслы экспедициядә булган хезмәткәрләр – халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов һәм сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре, музыка белгече Гөлназ Гилемьянова, чарада турыдан-туры катнашып, докладлар белән чыгыш ясадылар. Филология фәннәре докторлары Ләйлә Дәүләтшина һәм Лилия Мөхәммәтҗанова, филология фәннәре кандидаты Рузия Сафиуллина, аспирантлар Илназ Фазлетдинов һәм Ләйсән Фәхриеваның чыгышлары онлайн-режимда яңгырады. 
     Конференция Мордва Республикасы Хөкүмәте, Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эшләре министрлыгы һәм республика хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәннәр институты тарафыннан оештырылды.

Возврат к списку