ТӘһСИ галимнәре Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербургтагы институтлары эшчәнлеге белән таныштылар

ТӘһСИ галимнәре Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербургтагы  институтлары эшчәнлеге белән таныштылар 26.06.2023       2023 елның 22 июнендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов һәм милли мәгариф бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург фәнни-тикшеренү институтларында булдылар. 
     Тарих институтында хезмәткәрләр институтта борынгы кулъязмаларны саклау һәм аларны махсус экспозицияләр аша халыкка тәкъдим итү тәҗрибәсе белән таныштылар, алга таба Көнчыгыш кулъязмалар институтында булып, биредәге «Нева ярларында кулъязма хәзинәләр» дигән даими экспозицияне карадылар.

Возврат к списку