«Сынлы сәнгатьтә Тукай топослары» темасына түгәрәк өстәл

«Сынлы сәнгатьтә Тукай топослары»  темасына түгәрәк өстәл 27.06.2023       2023 елның 23 июнендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиллегендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында «Сынлы сәнгатьтә Тукай топослары» дигән темага түгәрәк өстәл узды. 
      Чара кысаларында институт галимнәре – Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов һәм милли мәгариф бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина ТӘҺСИнең эш юнәлешләре, соңгы елларда дөнья күргән фәнни хезмәтләре белән таныштырдылар, өч томлык «Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы хроникасына материаллар» хезмәтен тәкъдим иттеләр.


Возврат к списку