Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасына рәхим итегез!

Аспирантура – югары белем бирү базасында фәнни-педагогик кадрлар әзерләүнең төп формасы. Яңа уку елында Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына 2 юнәлешкә 4 белгечлек буенча аспирантлар кабул ителә:
5.9. Филология юнәлешендә:
5.9.1. Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты профиле)
5.9.4. Фольклористика 5.9.5. Рус теле. Россия халыклары телләре (татар теле профиле)
5.10. Сәнгать белеме һәм культурология юнәлешендә
5.10.3. Сәнгать төрләре (сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать) белгечлеге.
Аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Махсус дисциплина һәм чит телдән (инглиз теле) керү имтиханнары тапшыру сорала. Аспирантурага укырга керергә теләүчеләр гаризаны 1 августан 31 августка кадәр ТР Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегенә (каб. 402) тапшыра ала. 4 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр кабул итү имтиханнары оештырыла.
Кабул итү процессына бәйле барлык документлар, гариза формалары, сроклар буенча мәгълүмат Фәннәр академиясе сайтында урнаштырылган: Поступающему (antat.ru)
Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-78-78.
Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00, җомга 8.00-16.45 (12.00-12.45 – төшке аш).
Адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 нче йорт, 402 каб. («Кремль» метро станциясе).
E-mail: aspirantura-anrt@mail.ru