«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» турында җәмәгатьчелек фикер алышуы узды

Сүзлекне төзү принциплары һәм аның төп нигезләмәләре белән чарада катнашучыларны проект җитәкчесе А.Ә. Тимерханов таныштырды. Совет эшендә һәм фикер алышуларда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г. Тукай исем. Милли мәдәният һәм мәгариф югары уку мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы галимнәре катнашты. Чарада чыгыш ясаучылар аңлатмалы сүзлекнең барлык төр сүзлекләр арасында иң тулысы булуын, татар теленең лексик-фразеологик байлыгының төп фондын (якынча 70 000 сүз һәм 10 000 җөмлә) теркәү, фәнни тасвирлау һәм саклау чарасы булуын билгеләп үтте. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең актуаль лексикасын һәм фразеологиясен; татар теленең үз сүз төзелеше чаралары хисабына барлыкка килгән неологизмнарны; тарихи сүзләрне, хәзерге иҗтимагый тормышка кайткан чынбарлык атамаларын һәм әдәби телдә актив кулланыла торган алынма сүзләрне үз эченә ала.
Фикер алышу һәм яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гыйльми совет 6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н 2023 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кыларга лаеклы дигән карар кабул итте.

