«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы икенче саны

Журналның «Тел белеме» бүлеге филология фәннәре докторы, Хакас дәүләт университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Андрей Каксинның тартым категориясе һәм аны белдерү формаларына багышланган мәкаләсе белән ачыла. Автор тартымның мәгънәләрен типологик аспектта тикшереп, бу күренешнең төрки телләрдә гаять катлаулы категория булуын ассызыклый. Алдагы мәкалә «Хожение купца Федота Котова в Персию» әсәрендә шәркый чыгышлы лексикага багышланган. Сәяхәтнамәне тикшерү барышында автор – филология фәннәре докторы, профессор Гөлинә Гыйләҗетдинова шәрык дөньясына хас үзенчәлекләрне (көнкүреш, акча мөнәсәбәтләре, хәрәкәт итү чаралары, корылмаларның атамалары, дини бәйрәмнәр һ. б.) характерлаучы шактый зур ориентализм катламын ачыклый.
Татар телендә -ып/-еп, -п һәм -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль белән белдерелгән семантик-синтаксик мөнәсәбәтләр филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Лениза Хәбибуллина мәкаләсендә өйрәнелә. «Тел белеме» рубрикасына караган тагын бер хезмәт – филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева мәкаләсе. Ул XVII-XVIII гасыр иске татар язма истәлекләрендәге туганлык терминнарын өйрәнүгә багышланган.
«Әдәбият белеме» бүлегендә ике материал урын алган. Мөхәммәдзакир әл-Чиставиның тәрҗемәи хәле турындагы билгесез автор әсәренә анализ белән филология фәннәре докторы, Болгар ислам академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хасавнех мәкаләсендә танышырга мөмкин. Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Фатыйма Миңнуллина мәкаләсендә 1941-1945 елларда татар драматургиясе үсешенең гомуми тенденцияләренә кыскача күзәтү ясала. Автор герой концепциясен үзгәртүгә, әлеге чор татар совет драматургиясенең төп тематикасына һәм идея-эстетик үзенчәлекләренә җентекләбрәк туктала.
Фәнни әдәбиятта Чура батыр турындагы дастаннарның төп прототибы итеп Казан ханлыгының иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Чура Нарыков күрсәтелә. Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова журналның «Халык иҗаты» бүлегендә урын алган «Дастани образга ачыклык – тарихи чыганаклар аша: Чура Нарык улының Казан ханлыгындагы эшчәнлегенә экскскурс» мәкаләсендә Чура батырның тарихи образына күзәтү ясый. Автор фикеренчә, эпик Чура – идеаллаштырылган образ, ә чынбарлыктагы Чура Нарыков – дәүләтнең бөтенлеген саклап калу юнәлешендә эшчәнлек алып барган шәхес, илдә бердәмлек булмаган болгавыр дәвернең бер вәкиле генә.
Башкорт халык иҗатының алтын фондын тәшкил иткән героик поэмалар, кобайырлар, беренче чиратта, чичәнлек сәнгате белән бәйләнгән. Россия фәннәр академиясе Уфа тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре, филология фәннәре докторы Гөлнур Хөсәенова һәм фәлсәфә фәннәре кандидаты Илсөяр Шәрапова материалында чичән сәнгате һәм борынгы башкорт эпосы турында күзаллау тудырыла.
Явыз көч персонажы булган җен турында татарларның мифологик күзаллауларына анализ «Халык иҗаты» бүлегенең йомгаклау материалында бирелә. Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина һәм аспирант Ләйсән Фәхриеваның тикшеренү чыганаклары булып кыр материаллары һәм өйрәнелә торган ышанулар катламын үз эченә алган текстлар тора.
«Тарихи сәхифәләр» бүлегендә тарихчы-галимнәрнең тикшеренүләре урын алган. Тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Абдулла Рәсүлев һәм тарих фәннәре кандидаты, Наманган инженер-технология институты доценты Дилфуза Насретдинова мәкаләсендә 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Төркестан мөселман хатын-кызлары арасында татар хатын-кызларының агитация-пропаганда эшен оештыру үзенчәлекләре турында сүз бара. Автор төбәктә хатын-кызларның аң-белемен үстерүгә зур өлеш керткән татар активистлары Заһидә Бурнашева, Шәмсузуха Хаирова, Мәрьям Бәхтиярова эшчәнлеген яктырта.
Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Байбулатова мәкаләсендә Урта гасырлар төрки язмаларында «татар» атамасы («Тәварих-е гөзидә Носрәт-намә» әсәре буенча) турында фикер йөртелә. Әлеге өч өлештән торган әсәрдә Бохара ханы Мөхәммәд Шәйбани, Чыңгызхан нәселе, Әбелхәер хан шәҗәрәсе турында сүз бара.
Сәнгать белеме кандидаты, Казан мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты деканы Эльмира Галимованың тикшеренүе Ырымбур татарларының традицион музыкасына багышланган. Мәкалә авторы кыр тикшеренүләре вакытында хромка, Саратов гармуны, Тула гармуны, баян, тальянка кебек уен коралларында башкарылган көйләрне теркәве турында яза. Шул ук вакытта Ырымбур татарларының музыка традициясендә, җыр фольклоры белән беррәттән, инструменталь музыка да тәкъдим ителә. Әмма, автор билгеләп үткәнчә, скрипка, мандолина, курай һәм кубызда башкарыла торган музыка үрнәкләре әлегәчә теркәлмәгән.
Яңартылган ФГОС таләпләренең берсе – укытучының эмоциональ интеллектка ия булуы. Филология фәннәре кандидаты, Мәгарифне үстерү институты доценты Лилия Гыйләҗева һәм әлеге учреждениенең өлкән укытучысы Гөлнара Һадиева мәкаләсендә («Милли мәгариф» рубрикасы) мәгариф өлкәсендә эмоциональ интеллектка туган ихтыяҗның сәбәпләре күрсәтелә, аның уку процессына тәэсире ассызыклана.
Фатих Әмирхан – татар халкының милли-мәдәни тормышында тирән эз калдырган шәхес. Язучының әдәби, тәнкыйди эшчәнлеге XX йөз башы газета-журнал редакцияләре белән тыгыз бәйләнгән була. «Әлислах» газетасының оештыручысы һәм редакторы буларак, ул һәр санда диярлек үз язмаларын урнаштырып бара. «Фәнни ядкярләр» бүлегендә әдипнең мәкаләләре филология фәннәре кандидаты, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниева тарафыннан кириллицага күчерелеп һәм астөшермәләр белән тулыландырылып, укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Гарәп графикасыннан кириллицага күчерелгән һәм журналның әлеге санында укучыларга тәкъдим ителгән тагын бер мәкалә – Г. Алпаровның «Харитонов хәрефләре» (басмага Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова тарафыннан әзерләнгән). Билгеле булганча, 1921, 1926 елларда типография хәрефләренең иң яхшы проектларына конкурслар оештырыла. И.Н. Харитонов тәкъдим иткән хәреф үрнәкләре белән Г. Алпаров килешми, «Мәктәп» журналында басылып чыккан мәкаләсендә авторның басма хәрефләрне генә түгел, язма хәрефләрне дә үзгәртүенә каршы килә.
Журналның «Шәхесләребез» бүлеге филология фәннәре докторы, профессор Феритс Йосыпов мәкаләсенең дәвамы белән ачыла (башы – журналның 2023 елгы беренче санында). Анда бөтен дөньяга танылган төрки тел галиме В.В. Радловның фәнни, педагогик эшчәнлегенең Казан чоры яктыртыла.
Танылган тел белгече, профессор Ф.С. Сафиуллинаның фәнни-тикшеренү һәм фәнни-методик эшчәнлегенең төп юнәлешләре, аның хезмәтләре хәзерге татар тел белеме һәм төрки фәнен үстерүгә керткән зур өлеше турында алдагы мәкаләдә сүз бара. Филология фәннәре кандидатлары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доцентлары Гүзәл Нәбиуллина һәм Зоя Кириллова тарафыннан әлеге материал галимнең 85 еллыгы уңаеннан әзерләнгән.
ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Ф. Камалованың 120 еллыгы уңаеннан журнал филология фәннәре кандидаты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Гөлия Каюмова мәкаләсен бастыра. Анда актрисаның сәхнә эшчәнлеге өйрәнелә.
Журналны укучылар Фәннәр академиясе галимнәренең яңа басмаларына бәяләмәләр белән дә таныша ала. Алар арасында – филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире А.М. Закирҗановның «Туфан Миңнуллин драматургиясе» монографиясенә (авторы – филология фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина); Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдиновның «Казанның яңа татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре» китабына (Тарих институты фәнни хезмәткәре Сайрус Хәмидуллин) һәм «Виктор Федоров. Монументальное искусство, живопись, графика. К 80-летию со дня рождения» альбом-каталогына (сәнгать белеме кандидаты, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Наталья Герасимова) бәяләмәләр бар.
Журналның әлеге саны, традицион рәвештә, республиканың, институтның фәнни-иҗтимагый тормышы турында мәгълүмат, номер материалларына, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән чараларга кагылышлы иллюстрацияләр, фотолар белән тәмамлана.