ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре–2023: Мордва Республикасының Ләмбрә һәм Ромодан районнары

Экспедиция җитәкчесе, фольклорчы Илмир Ямалтдинов, фольклорчы Рузия Сафиуллина, тел белгече Әлфия Булатова, музыка белгече Гөлназ Гыйлемьянова, археограф Ләйлә Гарипова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, эпиграфика белгече Венер Усманов составындагы галимнәр төркеме 15 торак пунктта (Ләмбрә районының Ләмбрә, Чирмиш/Таласлау, Пензятка, Ширбак, Нәсәпә, Свәрби, Кырви, Шувалово, Хаджи, Сырка, Тавла, Аксюн, Инят/Пунят), Ромоданово районының Ләбәжә һәм Азерка авыллары) эш алып барды.
Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнделәр, аның авыз иҗаты, теле, сәнгате, музыкасы, археографиясе, эпиграфикасы, шулай ук традицион мәдәнияте буенча бай материал тупладылар.
Мордовия Республикасында татар авыллары саны күп булу сәбәпле, әлеге төбәктә халкыбызның рухи һәм матди мирасын өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәр һәм фәнни хезмәтләрдә яктыртылыр.