Традицион сәнгать кәсепләренә багышланган II Халыкара форум

Чара Санкт-Петербург шәһәренең халык сәнгате югары мәктәбе (академиясе) тарафыннан оештырылган иде. Форум кысаларында Казан инновацион университеты студентлары белән берлектә «Киез Нур» лабораториясендә әзерләнгән киез һәм ефәктән эшләнгән татар стилле заманча костюмнар тәкъдим ителде. Людмила Шкляева мәдәни мирасны саклау һәм үстерү тәҗрибәсе буларак эшләп килүче әлеге проект турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан сәнгать белгечләре шулай ук киез басу буенча мастер-класс үткәрделәр, аның барышында чарада катнашучылар белән бергә әлеге техникада «Су анасы букеты» панносын эшләделәр.
