«Тукай Санкт-Петербургта» арт-пленэры

«Тукай эзләре буенча» проекты кысаларында оештырылган әлеге чара бөек Тукайның Санкт-Петербургка килүенә 110 ел тулуга багышланган иде. Билгеле булганча, шагыйрь Россия империясе башкаласына 1912 елның апрелендә Муса Бигиев чакыруы буенча килә. Монда ул татар зыялылары, укучы яшьләр белән очраша. Санкт-Петербургта булу турындагы тәэсирләре шагыйрьнең «Мәкәләи мәхсуса»сында, шулай ук замандашларының истәлекләрендә чагыла.
«Тукай Санкт-Петербургта» арт-пленэрында Татарстанның төрле шәһәрләреннән (Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән), шулай ук Санкт-Петербург, Чиләбе, Мәскәүдән килгән рәссамнар катнашты. Проект кысаларында берничә чара узды. Мәсәлән, 21 июньдә Туган якны өйрәнүчеләр берлеге әгъзасы Альмира Таһирҗанова белән очрашу булды, 23 июньдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә шәһәрнең татар зыялылары һәм ТӘҺСИ галимнәре катнашында «Габдулла Тукайның сынлы сәнгатьтәге топослары» темасына түгәрәк өстәл оештырылды.
Проектта катнашучылар Санкт-Петербургның сәнгать музейларында булдылар, Югары халык сәнгате мәктәбе эшчәнлеге, әлеге мәктәп студентлары күргәзмәсе белән таныштылар, урындагы рәссамнар белән элемтәләр урнаштырдылар.
Арт-пленэр вакытында иҗат ителгән әсәрләр сентябрьдә Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда күрсәтеләчәк дип көтелә.
Р.Р.Солтанова фотосы.