Мордовия татарларының музыкаль традицияләре

Мордовия татарларының музыкаль традицияләре 19.07.2023       2023 елның июнендә узган комплекслы экспедиция вакытында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Мордовия Республикасының Ләмбрә һәм Ромодановск районнарындагы 15 торак пунктта эш алып бардылар. 
      Галимнәр бу территориядә яшәүче татарларның рухи һәм матди мирасын өйрәнделәр, биредә яшәүче 50 гә якын кеше белән очрашып, алардан күп санлы шигъри-музыкаль әсәрләр һәм бию сәнгате үрнәкләре язып алдылар. Нәтиҗәдә 100 дән артык җыр, җырлы-биюле уеннар, балалар фольклоры, көйләп укыла торган эпик әсәрләр, дини шигырьләр теркәлде. Алар арасында көйләп укылган әсәрләр, кыз елату, бәетләр кебек аеруча кыйммәтле язмалар бар. Информантлар бу якларда киң таралган җырлы-биюле «Зәрия» уенын бик теләп күрсәттеләр, бүген дә киң таралган такмаклар һәм кодалар җырын аеруча яратып башкардылар. 
     Әлеге экспедициядәге зур табышларның берсе – XIX гасыр уртасына караган нота кушымталы уникаль кулъязма. Ул Кырви авылы имамы Рәмис Гөбәйдулловның шәхси архивында сакланган. 

      Фотоларда: 
      Ләмбрә авылының «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге хезмәткәрләре белән очрашу. Милли мәдәният бүлеге мөдире Әлфия Максимова экспедициядә катнашучыларга үзәкнең музее һәм Мордовиянең Ләмбрә районы татарлары традицияләре турында сөйли; 
     Чирмешән авылыннан Ипкаева Камилә Шаһидулла кызы «Сәйфелмөлек» дастаны фрагментын башкарды; 
      Рәмис Гөбәйдулловның шәхси архивында сакланган ноталы кулъязма.

  

Возврат к списку