Татар телен саклап калуда «Иман» нәшриятының өлеше турында конференция

Үз чыгышында Р. Сафиуллина Вәлиулла Якупов җитәкләгән «Иман» нәшриятында 1990 елларда байтак кына татар галимнәренең, шул исәптән Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең дә китаплары басылганны телгә алды. Ул шулай ук «Суфи әдәбияты традицияләрен чагылдыру буларак XIX гасыр татар шагыйре Габделҗаббар Кандалыйның «Рисаляи-ль-Иршад» поэмасы» темасына чыгыш ясады.
Әлеге конференция Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде. Чарада танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла Якупов (1963-2012) искә алынды.
