ТӘҺСИнең яңа басмалары: «Шаляпин в Казани» каталогы

Каталогның төзүчеләре һәм кереш мәкаләләр авторлары – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова. Басманы әзерләүдә шулай ук сәнгать белеме кандидатлары Наталья Герасимова һәм Людмила Шкляева катнашты. Каталог шәһәр музейларында һәм урамнарында тәкъдим ителгән, шулай ук Татарстанның бүгенге көн рәссамнары тарафыннан әлеге басма өчен Ф.И. Шаляпинга багышлап махсус ясалган 60 тан артык рәсем сәнгате, графика һәм скульптура әсәрләрен үз эченә ала.
Басманың бизәлешен дә әйтеп үтәргә кирәк: тышлыгы һәм шмуцтитуллар дизайнер А.Б. Шляпкин тарафыннан Казанның борынгы һәм заманча фотосурәтләре нигезендә эшләнде. Компьютер графикасы ярдәмендә эшкәртелгән рәсемнәр Ф. Шаляпин (1873-1938) чорындагы шәһәр атмосферасын бик төгәл чагылдыра.
Каталог Татарстан Фәннәр академиясе нәшриятында басылды.