Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов белән очрашу

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов белән очрашу 02.08.2023      1 август көнне Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов белән оештырылган очрашу вакытында коллективның төп эшчәнлек юнәлешләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алышынды. 
    Үзенең чыгышында институт директоры Ким Миңнуллин ТӘҺСИнең бүген Россиядә татар филологиясе һәм сәнгате мәсьәләләрен һәрьяклап өйрәнү белән шөгыльләнүче бердәнбер академик оешма булуын ассызыклады, коллектив эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. 
     Фикер алышу барышында институт эшчәнлегенең күпкырлылыгы билгеләп үтелде, бүген галимнәр алдында торган заманча бурычлар билгеләнде. Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов тел, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча Татарстанның башка фәнни-тикшеренү учреждениеләре, югары белем бирү оешмалары һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары, төрки илләр, шулай ук республика министрлыклары, ведомстволары белән уртак проектларны тормышка ашыру һәм үзара хезмәттәшлек итү буенча максатчан эш алып бару кирәклегәнә басым ясады; Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләрне дәвам итү, шулай ук «Яңарыш» фонды тарафыннан оештырыла торган чараларны фәнни-концептуаль яктан тәэмин итүдә актив катнашу кирәклеген ассызыклады.

  

Возврат к списку