Яңартылган ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне укыту турында

Казан шәһәренең 183 нче гимназиясендә оештырылган методик мәйданчыкта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белгечләре каршында институтның милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова чыгыш ясады. Аның доклады федераль эш программаларына һәм туган (татар) телдән һәм әдәбитыннан яңа буын дәреслекләргә багышланган иде.
Институт хезмәткәрләре шулай ук киңәшмәнең пленар утырышында катнашты. Әлеге чара кысаларында оештырылган күргәзмәдә ТӘҺСИ тарафыннан эшләнгән укыту-методик комплектлары, методик әсбаплар да тәкъдим ителде.