Мәгариф хезмәткәрләрен ТӘҺСИдә әзерләнгән дәреслекләр белән таныштырдылар

Россия тәбәкләреннән килгән катнашучыларны республикада әзерләнгән дәреслекләр белән таныштыру, милли мәгариф өлкәсенә караган тәҗрибә һәм фикер уртаклашу максаты белән «Биләр-Палас» кунакханәсендә оештырылган очрашуда республика мәктәпләрендә эшләүче укытучылар мастер-класслар күрсәтте.
Институтта Мөслимә Шәкүрова, Лилия Гыйниятуллина, Олег Хисамов авторлыгында әзерләнгән «Туган тел (татар теле)» дәреслекләре белән Казан шәһәренең 159 нчы лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәүһәрия Әскәрова таныштырды. Ул «Туган телгә (татар теленә) өйрәтүдә кыйммәтләр ориентиры формалаштыру» темасына мастер-класс күрсәтте.
Укытучы үзенең чыгышында дәреслек, видеодәресләр, электрон дәреслек, аудиоязмалар дискының барысын бергә комплекслы куллануның отышлы якларын, дәреслекнең үзенчәлекләрен ачты. Очрашуда катнашучы кунаклар уку-укыту комплектының заманча, кызыклы эчтәлекле булуына игътибар иттеләр, Җәүһәрия Әскәровага һәм дәреслек авторларына үзләренең рәхмәтләрен, әлеге дәреслекләрне укыту процессында файдаланырга зур теләкләре булуын җиткерделәр.