Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе 16.08.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан 16 августта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышының панель күргәзмәсе кысаларында тәкъдим ителгән презентациядә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге дә чагылыш тапты. 
    Чарада катнашучылар ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан эшләнгән татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын программалар, дәреслекләр, татар филологиясе өлкәсендәге электрон проектлар, аерым алганда, сүзлекләрнең электрон фонды белән таныштылар. 
      Киңәшмә кысаларында панель күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспозицияләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югары бәяләнде.

Возврат к списку