«Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме бирелү белән котлыйбыз!

«Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе»  мактаулы исеме бирелү белән котлыйбыз! 16.08.2023       Татар халкының телен һәм мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш кертү өчен Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булды. 
      Әлеге югары бүләкне аңа бүген Казанда «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 
      Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗановны әлеге югары бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да аңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Возврат к списку