Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте тарихына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакырабыз

Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте тарихына багышланган  Халыкара фәнни конференциядә  катнашырга чакырабыз 24.08.2023       Заманча цифрлы технологияләр язу тарихын, аның техникасын, стилистикасын, сакланып калган документларны, китапларны һәм латин, грек, кириллица, гарәп, яһүд һәм башка алфавиттагы текстларны җентекләп өйрәнүдә яңа мөмкинлекләр тудыра. Бу тикшеренүләр төрле өлкә галимнәренең, фәнни оешмаларның уртак эшчәнлеген сорый. 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясе Санкт-Петербург Тарих институты, РФА Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты), Россия Фәннәр академиясе китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2023 елның 17-19 октябрендә Казан шәһәрендә узачак Европа цивилизациясе һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте тарихына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакыра. 
     Конференция рус, татар һәм инглиз телләрендә оффлайн һәм онлайн форматларда Казан шәһәрендә узачак. 
     Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 10 сентябренә кадәр istoriapismakazan@mail.ru электрон адресына кабул ителә. 
     Белешмәләр өчен: оештыру комитеты секретаре – ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Надыршина Ләйсән Рәдиф кызы, тел. +79600568376. 


Возврат к списку