«Россия – минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә»
24.08.2023
Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең тарихи паркында «Россия – минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы көненә багышланган әлеге экспозиция дәүләт хезмәтендә, фәлсәфә һәм иҗтимагый фикер, әдәбият өлкәсендә зур уңышларга ирешкән татар морзалары нәселләренең танылган вәкилләре белән таныштыра.
Проект Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы дәүләт архивы, ТР ФА Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты, ТР Фәннәр академиясе институтлары тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте патронажы астында гамәлгә ашырылды. ТӘҺСИ хезмәткәрләре экспозициянең текстларын әзерләүдә катнашты.
