«Сүзнең ертыгын ямыйм дип»
28.08.2023
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәровның яңа китабы дөнья күрде (Сәфәров Р.Т. Сүзнең ертыгын ямыйм дип: мәкаләләр / Ринат Сәфәров [кереш сүз авт. Г. Закирова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2023. – 94 б.).
Татарстан китап нәшриятендә дөнья күргән әлеге басма бүгенге көндә гаять актуаль булган темага багышланган, ул матбугат битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында очраган хаталы сүзләр яки гыйбарәләргә комментарийларны үз эченә ала. Берничә язылышта йөргән сүзләрнең кайсы варианты дөресрәк, ни өчен кайбер фразеологизмнар яки гыйбарәләр урынлы кулланылмый? Китапта шундый сорауларга җаваплар һәм дөрес кулланыш үрнәкләре табырга мөмкин.
Китап журналистларга, редакторларга, укучыларга һәм укытучыларга адресланган.
