Төрки дөньяда киез сәнгате
29.08.2023
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева 23-24 августта Уфада узган киез эшләнмәләр фестивалендә катнашты.
Чараның максаты – барлык төрки халыкларда киң таралган киез эшләнмәләрен саклау, үстерү һәм популярлаштыру өчен уңай шартлар тудыру. Чара кысаларында арт-симпозиум, конкурслар, күргәзмәләр уздыру каралган.
Фестивальнең мәдәни-агарту өлешендә беренчеләрдән булып «Төрки дөньяда киез сәнгате» дип аталган лекция белән сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева чыгыш ясады.
