Яңа ФДББСны гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятын укытуда инновацион юнәлешләр
31.08.2023
29 августта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары педагогик конференциясенең милли эшләр буенча директор урынбасарлары секция утырышында «Яңа ФДББСны гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятын укытуда инновацион юнәлешләр» темасына чыгыш ясады.
Доклад 2023 елның 1 сентябреннән гамәлдә булачак «Туган тел (татар теле)», «Туган (татар) телендә әдәби уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметларыннан федераль эш программаларына багышланган иде. Шулай ук Г. Мөхәрләмова конференциядә катнашучыларны ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән туган (татар) телдән һәм әдәбияттан яңа буын УМКлар белән таныштырды.
