«Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе
31.08.2023
2023 елның 29 августында Казан Кремлендә «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе ачылды. Әлеге вакыйга кысаларында XIX-ХХ гасырларда Идел буе халыкларының традицион костюмын торгызу буенча тарихи-этнографик проектның нәтиҗәләренә йомгак ясалды. ТӘҺСИ хезмәткәрләре Рауза Солтанова һәм Людмила Шклыева бу проектны тормышка ашыруда фәнни консультант буларак катнашты.
Әлеге тантаналы чарада ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм шул ук үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева, матди мирасны өйрәнүгә, саклауга һәм алга җибәрүгә зур өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

