Фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманы өчен онлайн тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз

Фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманы өчен онлайн тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз 08.09.2023       Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманы нинди булачагын хәл итүдә һәркем катнаша ала. 6-15 сентябрьдә талисман.наука.рф сайтында Россия фәне символы өчен ачык тавыш бирү уза. Конкурс битендә 1,5 мең эш арасыннан сайлап алынган 40 иң яхшы сурәт тәкъдим ителгән.
      Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманын сайлау буенча 23 июньнән 31 июльгә кадәр узган бөтенроссия конкурсын «Национальные приоритеты» оешмасы уздырган. Конкурсның ярымфиналистлары исемлегенә илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да, тәкъдим ителгән эшләр кергән. 
   Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынган биш иң яхшы эш Фән һәм технологияләр унъеллыгы координация комитеты әгъзаларына җиңүче талисманны билгеләү өчен тәкъдим ителәчәк. Аларны тәкъдим итү Россия яшь галимнәренең III Конгрессы кысаларында узачак. 
      Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән талисман.наука.рф битендә һәм Фән һәм технологияләр унъеллыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Возврат к списку