«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек»

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» 08.09.2023      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында 7 сентябрьдә узган «Профессиональ музыка сәнгате: Россия һәм Кытай мәдәниятләренең чагылышы» дип аталган мәдәният сессиясендә катнашты. 
      Россия милли музыка музееның генераль директоры Михаил Брызгалов алып барган әлеге чара вакытында Кытай һәм Россия халыкларының музыкаль мирасын өйрәнү мәсьәләләре турында фикер алышу оештырылды. Гөлназ Гыйлемьянованың чыгышы сәхнә сәнгатендә музыкаль фольклорны куллану мәсьәләләренә багышланган иде.


Возврат к списку