ТӘҺСИ хезмәткәрләре Көзге Халыкара фәнни мәктәп эшендә катнашты
15.09.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәүзия Сәгъдиева, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрова, текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәрләре Гөлнара Зәйниева һәм Гөлназ Хөснетдинова, фәнни хезмәткәрләре Фәния Фәйзуллина һәм Гөлчирә Ханнанова, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова 11-14 сентябрьдә Иркутск милли тикшеренү техник университетында узган «Основы мироосознания в когнитивном аспекте» дип аталган Көзге Халыкара фәнни мәктәп эшендә онлайн форматта катнашты.
Халыкара фәнни мәктәп кысаларында оештырылган XXXXIII «Лингвокультурология һәм XXI гасырда заманча лингвистиканың гамәли аспектлары» халыкара фәнни конференциясендә филология фәннәре кандидаты Фәүзия Сәгъдиева «Татар телендә архитектура метафорасы» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Фәнни мәктәп эше П.П. Семенов-Тян-Шанский исем. Халыкара гуманитар университеты (Санкт-Петербург шәһәре, ректоры – филология фәннәре докторы, профессор М.В. Пименова) ярдәмендә «Новые грани реальности и основы мироосознания в когнитивном наследии поколений» дип аталган Бөтенроссия фән фестивале кысаларында оештырылган иде. Мәктәп эшендә катнашучылар алдында филология фәннәре докторы, профессор В.А. Маслова (Белоруссия, Витебск ш.), В.И. Карасик (Мәскәү), М.В. Пименова (Санкт-Петербург) кебек танылган галим-лингвистлар чыгыш ясады.
