Сайт-специфик – нәрсә ул?

Чыгышта сүз барган сайт-специфик театры соңгы вакытта гаять зур популярлык яулады. Ул спектакльләрне галереяларда, җир асты юлларында, сәнәгать объектларында, скверларда һәм башка шәһәр объектларында куюны күздә тота. Лектор Казан театрларының бу жанрда иҗат ителгән берничә тамашасы турында сөйләде.
Театр сөючеләр белән очрашу Елена Шевченконың узган сезонда Казан дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан оештырылган «Театрның «А» дан «Я» га кадәр популяр тарихы» авторлык лекцияләр циклы кысаларында узды. Быелгы сезонда ул эшен дәвам итәр дип көтелә. 26 сентябрьдә узачак киләсе лекциянең темасы – «Борынгы Мисыр һәм Көнчыгышның башка илләре театры».

