Туган тел укытучылары өчен методик семинар

Туган тел укытучылары өчен методик семинар 18.09.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән районының туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «5-9 сыйныфларда «Туган тел (татар теле)», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметларын яңа буын УМКларыннан файдаланып укыту үзенчәлекләре» проблемасы буенча методик семинар үткәрделәр. 
      Милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» предметларыннан федераль эш программалары турында сөйләде. Бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Мөслимә Шәкүрова һәм Диләрия Абдуллина семинарда катнашучыларны институтта эшләнгән туган (татар) тел һәм әдәбияттан яңа укыту-методик комплекслары белән таныштырдылар.
  

Возврат к списку