Музей-күргәзмә экспозицияләренең цифрлы дизайнында заманча тенденцияләр

Музей-күргәзмә экспозицияләренең цифрлы дизайнында  заманча тенденцияләр 18.09.2023       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре А. К. Җәләлиева 2023 елның 12-13 сентябрендә «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында «Музей-күргәзмә экспозицияләренең цифрлы дизайнында заманча тенденцияләр» һөнәри белем бирү программасында спикер сыйфатында катнашты. 
      Лекцияләрнең максаты экспозицияләрне цифрлы технологияләр кулланып оештырудагы Россия һәм чит ил тәҗрибәләрен күрсәтүгә юнәлтелгән. Тыңлаучылар арасында Россиянең төрле төбәкләреннән музей җитәкчеләре, фәнни хезмәткәрләре, дизайнерлар, педагоглар һ .б. бар иде. 
      А.К. Җәләлиева үзенең чыгышында Татарстан музейларында цифрлы технологияләр куллану темасын яктыртты.

Возврат к списку