ТӘҺСИнең фәнни экспедицияләре-2023: Ютазы районы

Халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Мөхәммәтҗанова, ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ә.К. Булатова, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре, культурология фәннәре кандидаты Д.И. Умеров һәм А.К. Җәләлеева, Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәрләре В.М.Усманов һәм А.Н. Хәсәнова составындагы әлеге экспедицион төркем Татарстан Республикасының Ютазы районында яшәүче татарларның рухи һәм матди мәдәниятен, тел үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.
Экспедиция вакытында тупланган мәгълүматны киләчәктә «Милли-мәдәни мирасыбыз» китапларының берсендә («Фәнни экспедицияләр хәзинәләреннән» сериясе) бастырып чыгару, шулай ук монографияләр, фәнни мәкаләләр әзерләгәндә файдалану планлаштырыла.