Халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакырабыз

Халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакырабыз 20.09.2023        Европа цивилизациясе һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте тарихына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 16 октябрьгә кадәр озайтылды. 
      Чара, алдан хәбәр ителгәнчә, 2023 елның 17-19 октябрендә Казан шәһәрендә узачак. Конференциядә докладчы буларак катнашу өчен гаризалар кабул итү 2023 елның 25 сентябренә кадәр озайтылды; тыңлаучы сыйфатында катнашу өчен гаризалар 2023 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә.
       Оештыру комитеты сайлап алган докладлар нигезендә конференция материаллары җыентыгын нәшер итү планлаштырыла, ул РИНЦ базасына кертеләчәк. Фәнни мәкаләгә таләпләр докладчыларга аерым хат белән җибәреләчәк. Мәкаләләрне кабул итү вакыты – 2023 елның 20 октябренә кадәр. 
      Белешмәләр өчен: ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Надыршина Ләйсән Рәдиф кызы, тел. +79600568376. 
     Конференциянең электрон адресы: istoriapismakazan@mail.ru 
     
     Оештыру комитеты.

Возврат к списку