Язма мирас үзәгендә – Көнчыгыш галимнәре

Күренекле галимнәр – доктор Ганим Каддури Әл-Хамад (Ирак), доктор Ваэль Мөхәммәт (Коръән рецитацияләре институты, Бахрейн), доктор Мөхәммәт Али (Карауин университеты, Морокко), доктор Әхмәт Йосыф Шукри (Иордания), шәйх Ибраһим Али Абель (Катар), шәйх, Шри-Ланка мөфтие Мөхәммәт Ризви составындагы төркем Үзәкнең Коръән фондларында саклана торган коллекция нигезендә төзелгән борынгы манускриптлар күргәзмәсе белән танышты.
Кунакларны бигрәк тә Идел буе территориясендә кулъязмаларның барлыкка килү тарихы кызыксындырды, бу турында тулырак мәгълүматны Язма мирас үзәге хезмәткәре Н.Г. Гәрәева җиткерде. Галимнәр тәкъдим ителгән документларның язу үзенчәлекләре, кәгазь, су билгеләре буенча аларның килеп чыгу урынын һәм вакытын төгәлрәк билгеләү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Галимнәрнең "Мирасханә"гә сәфәре «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме чаралары эгидасы астында уза торган «Изге Коръән хезмәтендә технологияләр: каләмнән компьютерга кадәр» дип аталган IX Халыкара ислам дини конференциясе кысаларында оештырылган иде.