Тукайны өйрәнүче галим

Тукайны өйрәнүче галим 23.09.2023      Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле фән эшлеклесе, әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 85 яшь тулуга багышланган «Олы галим, зыялы шәхес» дип исемләнгән әдәби чара узды. Кичәне оештыручыларның берсе - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
    Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Рәмиев озак еллар Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында директор урынбасары, текстология бүлеге мөдире, Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре булып эшләде. Ул үзенең гомерен бөек Тукай иҗатын өйрәнүгә багышлаган шәхесләрнең берсе, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында 80 нән артык фәнни хезмәт бастырган. Хәзерге татар гуманитар фәненең  горурлыгы - Тукай әсәрләренең алты томлык академик басмасы - галимнәр коллективы тарафыннан З.Рәмиев фәнни җитәкчелегендә әзерләнгән; "Тукай энциклопедиясе"нең баш мөхәррире шулай ук - Зөфәр Рәмиев. Татар телендә беренче хосусый әдәби энциклопедия булган әлеге басма, галимнәр бәяләвенчә, татар мәдәнияте тарихын Тукай шәхесе призмасы аша яңарту, милләтнең мәдәни казанышларына аның йогынтысын бәяләү образы булып тора. 
    Чарада чыгыш ясаган ТӘҺСИ галимнәре Зөфәр Рәмиевнең татар гуманитар фәненә керткән зур өлешен билгеләп үттеләр һәм аңа алга таба да иҗади уңышлар, тикшеренү эшчәнлегендә яңа казанышлар теләделәр.

      

Возврат к списку