ТӘһСИдә – Г. Ибраһимов якташлары

ТӘһСИдә – Г. Ибраһимов якташлары 25.09.2023
     2023 елның 23 сентябрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты классик язучы, галим, телче, тарихчы, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның туган ягы – Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылыннан Габитов Рәшит Гали улы җитәкчелегендәге төркемне кабул итте.
     Институт директоры Ким Миңнуллин, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов, текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова катнашында узган әлеге очрашуда татар мәдәнияте белән кызыксынучы, татар әдәбиятын һәм сәнгатен сөюче Башкортстан кунаклары күренекле шәхес Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән институт эшчәнлеге, классик язучының хезмәтләре белән якыннан таныштылар. Кунакларга Институт тарафыннан әзерләнеп бастырылган китаплар бүләк итеп бирелде.
    Башкортстан кунаклары, Солтанморат авылында Г. Ибраһимов музеен яңартуда һәм баетуда материаллар һәм киңәшләре белән ярдәм иткән өчен, институт коллективына, аеруча, аның җитәкчесе К.М. Миңнуллинга рәхмәт сүзләрен җиткереп, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.


Возврат к списку