ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2023: Ютазы районы торак пунктлары

Экспедиция җитәкчесе Л.Х. Дәүләтшина (фольклорчы), Л.Х. Мөхәммәтҗанова (фольклорчы), Ә.К. Булатова (тел белгече), Д.И. Умеров (этнохореолог), А.Н. Хәсәнова (археограф), А.К. Җәләлиева (сәнгать белгече), В.М. Усманов (эпиграфист) составындагы төркем татарлар яши торган 17 торак пунктында (Иске Каразирек, Яңа Каразирек, Бәйрәкә, Көрәш Бүләк, Бәйрәкә, Иске Урыссу, Байлар, Яссы Тугай, Дим Тамак, Әбсәләм, Кече Урыссу, Ташкичу, Акбаш, Ютаза, Каракашлы, Салкын Чишмә, Урыссу) тикшеренүләр алып барды.
Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр тарафыннан татар халкының милли-мәдәни мирасы өйрәнелде, тел, фольклор, сәнгать, музыка, археография, шулай ук традицион мәдәният буенча бай материал тупланды.



