«Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗаты» темасына республика семинары

«Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында  Роберт  Миңнуллин иҗаты» темасына республика семинары 02.10.2023        2023 елның 27 сентябрендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе белән берлектә «Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗаты» дип исемләнгән семинар уздырды. 
     Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсендә узган әлеге чарада мәктәптә туган тел (татар теле) һәм туган (татар) телдәге әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә белем, тәрбия бирү барышында күренекле татар әдипләре, шул исәптән Роберт Миңнуллин иҗатының мөмкинлекләреннән файдалану, балаларда китапханәгә һәм китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, балалар әдәбиятын барлау, үстерү һәм аның алдында торган әһәмиятле бурычлар үзәккә куелган иде.
      Семинарда катнашучыларны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, китапханә директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева сәламләде. 
     Алда әйтелгән мәсьәләләрне яктыртып, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, дәреслек авторлары (М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, Г.Н. Мөхәрләмова, Д.М. Абдуллина, Ә.М. Закирҗанов), татар балалар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетыты Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева, әдәби тәнкыйтьче һәм язучы, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, балалар шагыйре Рәфис Корбанов чыгыш ясады. 
    Казан шәһәре укытучылары Гөлзирә Хөснетдинова, Рамилә Абдуллина, Ләйсән Гәрәева үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты.
    Семинарда Татарстан Республикасының татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм китапханәчеләре катнашты.


Возврат к списку