Туйкин көннәре – Казанда

Туйкин көннәре – Казанда 03.10.2023        ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Туйкин көннәре» атналыгы чараларында катнаша.
      «Туйкин көннәре» атналыгы шушы көннәрдә Казанда Татар китабы йортында башланды. 2023 елның 29 сентябрендә язучы, тарихчы, фольклорчы һәм мәгърифәтче педагоглар Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышланган күргәзмә ачылды. Биредә аларның хезмәтләре, архив документларының күчермәләре, фотолар һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителә. 30 сентябрьдә Архангел зиратында репрессия корбаннары мемориалына чәчәкләр салынды. Татар китабы йортында «Туйкиннарның иҗади һәм педагогик эшчәнлеге» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чараларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты. 
     Текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмера Галимҗанова күп еллардан бирле бертуган Туйкиннарның иҗат мирасын өйрәнү буенча фәнни эзләнүләр алып бара. 2004 елда «Фазыл Туйкинның иҗат мирасы (иҗат ысулы һәм мотивлар)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. «Фазыл Туйкин: язучы, телче һәм фольклорчы» (2006) исемле монография, «Бертуган Туйкиннар» (2007) исемле тарихи-документаль җыентык әзерләп бастырды. Түгәрәк өстәл эшендә Эльмера Галимҗанова «Бертуган Туйкиннар: иҗади һәм педагогик эшчәнлекнең төп юнәлешләре» дигән темага пленар доклад белән чыгыш ясады. 
     Туйкиннар атналыгы 7 октябрьгә кадәр үз эшен дәвам итәчәк.

  



Возврат к списку